Содержимое
NBC News: Трамп Русия белән Украина сугышын тәмамлауның яңа планын хуплаган АКШ президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын тәмамлау өчен әзерләнгән 28 пункттан торган яңа планны хуплаган. Бу турыда NBC News Американың югары дәрәҗәдәге рәсми затына таянып хәбәр итә. Әлеге документны Ак йорт Русия ягыннан Кирилл Дмитриев белән киңәшләшеп эшләгән, ди чыганак. Планны әзерләүдә Трампның махсус вәкил Стив Уиткофф, вице-президент Джей Ди Вэнс, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм президентның киңәшчесе, кияве Джаред Кушнер да катнашкан. Планның нечкәлекләре рәсми әйтелми, ләкин кичә Axios, The Telegraph, Reuters, Financial Times, Politico, үз чыганакларына сылтанып, әлеге планның эчтәлеген чыгарды. Анда ниләр бар соң? План шартлары Украина өчен бик кырыс: ▪️ Донбассны фактик Русия контролендә калдыру, ▪️Украина армиясен ике тапкыр киметү, ▪️еракка атыла торган ракетлардан баш тарту, ▪️чит ил гаскәрләрен урнаштырмау, ▪️урыс теленә дәүләт статусы кайтару ▪️АКШның Кырымны һәм Донбассны Русиянеке дип тану һ.б. The Telegraph мәгълүматына күрә, Донбасс Русия кулында калганда, Мәскәү Украинага "аренда түләве" түләргә тиеш булачак, ләкин Киевның хокукый дәгъвәләре сакланачак. Украина һәм Европа рәсмиләре документны каты тәнкыйтьли. Financial Times язуынча, план "Русиянең иң зур таләпләренә" туры килә һәм җитди үзгәрешләрсез Киев моңа ризалашмаячак. Politico Европа илләре моңа "куркыныч прецедент" дип карый, ди. 👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/mB505