Содержимое
Төмән татарлары “Чимги-Тура” кварталын булдырмакчы Мәскәүнең баш планы институты җитәкчелегендәге консорциум Төмән шәһәре үзәгенең мастер-планын төзи. Аны гамәлгә ашыру башлангычы буларак Төмән өлкәсе татарларының мәдәни-эшлекле яшьләр үзәге дә тәкъдим белән чыккан. Төмән шәһәре борынгы Чимги-Тура урынында урнашкан. Milli migmar Телеграм каналы язуынча, шул нисбәттән татар яшьләре шул нисбәттән музей, татар ашлары һәм кул эшләре осталары урыннарын кертеп, “Чимги-Тура” исемендәге квартал булдырырга тәкъдим итә. Шул нисбәттән https://gorod.genplanmos.ru/idea/1901/ сәхифәсендә проектка тавыш бирү бара. ▪️Борынгы төрки-татар шәһәрләренең үткәне аз гына түгел, ә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгәннәре, шул ук вакытта казу эшләренә керешеп тамырларының бик тирәнгә киткәнлеге ачыклана башлагач бу эшләрнең туктатылганнары да бар. Шуларның берсе – Төмән, элекке исеме Чимги-Тура. "Әле 2005 елда ук, инде безнең арадан киткән галим-археолог Александр Матвеев җитәкчелегендә, Төмәндә шәһәрнең руслар килгәнгә кадәр булган тарихына кагылышлы казу эшләре дә оештырылган иде. Төмәннең рус тарихы да зур әһәмияткә ия. Борынгы Чимги-Тура хәзерге шәһәрнең иң уртасына урнашкан. Үзәктә зур төзелеш эшләре булганга тарихи катламнарга, шул исәптән рус тарихына караганына да зур зыян килде. Монда планлы тикшеренүләр үткәрүнең кирәклеге турында сүз алып бару авыр, чөнки тарихи урын шәһәр үзәгендә һәм андагы биналар бер-берсенә бик якын салынган, хосусый өйләр һәм шул ук вакытта төрле оешмаларның офислары урнашкан. Объектив сәбәпләр казу эшләренә киртә сала. Рәсми рәвештә Төмәндәге рус кальгасына 1586 елда нигез салынган дип санала. Тарихчылар һәм археологларга әлеге рус кальгасы булганга кадәр ук бу урында кайчандыр борынгы татар торак урыны - Чимги-Тура булганлыгы билгеле. Бу хакта күп кенә язма чыганаклар да сөйли. Әмма борынгы шәһәргә кайчан нигез салынуы турында әлегә әйтү иртәрәк. Археологик эзләнүләр дә конкрет датаны атау өчен нигез булып тормый. Чимги-Тураның тарихы XIV, ә бәлки тагын да иртәрәк чорларга барып тоташырга мөмкин", дигән иде элек Төмән тарихы белән кызыксынучы галимнәрнең берсе Елена Коблова. @azatliqradiosi