Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган, диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынган. 🔹АКШ Владимир Зеленскийның Вашингтон тәкъдим иткән тынычлык планын 27 ноябрьгә кадәр имзалавын көтә, дип яза Financial Times. Басма мәгълүматларына караганда, Дональд Трамп Киевны килешүне тизрәк төгәлләргә өнди. Украина имза куйганнан соң документ Мәскәүгә тәкъдим ителәчәк, ә сөйләшүләр декабрь башына кадәр тәмамланырга тиеш. 🔹Украина президенты Америка белән яңа тынычлык планы белән шөгыльләнергә әзер булуын раслады. Телеграм-каналында Владимир Зеленский, әлегә бу план турында зур белдерүләр ясамаячакларын, ә «анык һәм намуслы эшкә» җыенуларын язды. Аның сүзләренчә, ул шушы көннәрдә Дональд Трамп белән сөйләшү үткәрергә ниятли. 🔹Запорожьеда кичә кич Русия һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр итте җирле хакимият. Соңгы мәгълүматларча, сигез кеше яраланган. Торак йортлар, кибет һәм базарга зыян килгән. Моннан тыш, Одессага һөҗүм вакытында тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән, дип белдерде шәһәрнең хәрби администрациясе.