TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29497

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры470Количество просмотров
Опубликован21 нояб.21.11.2025, 08:32
Содержимое поста

Содержимое

🇹🇷 Төркия Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты Төркия Югары мәхкәмәсе Истанбул мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә гаепләнгән Элвира Мадиярованы Русиягә тапшыру мөмкин дигән карарын кире какты. Бу хакта Төркиянең ODA TV сайты хәбәр итте. Югары мәхкәмә Мадиярованың ире һәм ике баласы белән 2021 елдан бирле Төркиядә яшәве, аны Русиягә тапшырганда гаиләсенә зыян килү ихтималы исәпкә алынмаган дип белдергән, мәхкәмә карарында берничә фактик һәм хокукый хата барлыгына игътибар иткән. Эшне Истанбул мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак. Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, ул тикшерү изоляторында калачак. Русиядә ул зур күләмдә акча урлауда гаепләп, читтән торып кулга алынган. Тикшерү фаразынча, Мадиярова 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган. Төркия медиасы язуынча, 2025 елның 4 февралендә ул Төньяк Кыпрыстан Истанбулга кергәндә ялган кимлек (яшәү рөхсәте) белән кулга алынган. Быел май Истанбул җинаятьләр мәхкәмәсе аны Русиягә тапшыру карары чыгарды. Әлеге вакытта ул Бакыркөй хатын-кызлар төрмәсендә тотыла. Эш Истанбул Югары җинаятьләр мәхкәмәсе тарафыннан кабат каралачак. Аның әтисе Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды. Тулырак 👉монда укыгыз.