TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
Содержимое поста
Содержимое
"Йә катлаулы 28 пункт, йә гаять авыр кыш": Зеленский украиннарга мөрәҗәгать итте Украина президенты Владимир Зеленский үзенең телеграм-каналында видеомөрәҗәгать чыгарды һәм илнең Трамп тәкъдим иткән тынычлык планы аркасында “тарихтагы иң авыр мизгелләрнең берсенә” таруын әйтте. “Сүз — дәрәҗәне югалту яки иң мөһим партнёрны югалту куркынычы турында. Яки катлаулы 28 пункт, яки гаять авыр кыш, иң авыры, һәм алдагы хәвефләр", диде ул. Зеленский әйтүенчә, Украина җитәкчелеге дәүләт мәнфәгатьләренә хыянәт итәргә җыенмый һәм беректәше белән "конструктив чишелешләр эзләячәк”. “Без АКШ тәкъдим иткән тынычлык планында украиннарның намусы һәм дәрәҗәсе саклансын өчен көрәшәчәкбез,” — дип белдерде ул.