Содержимое
📚 Татарстан Милли китапханәсендә җитәкчелек алышынырга мөмкин Милли китапханә мөдире Мәдина Тимерҗанова якын киләчәктә вазифасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Онлайн яза. Ул әлеге вазифаны 2020 елның августыннан бирле башкара. 🗓 Тимерҗанова 2026 елның апрелендә юбилеен билгеләргә тиеш, һәм шуннан соң мөдир вазифасыннан китәчәк, дип әйтелә. Татарстан мәдәният министрлыгында аңа бу карар инде җиткерелгән, диләр. Үзе исә бу хакта басмага аңлатма бирмәгән. 📌 Тимерҗанова Милли китапханәгә ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча баш мөдир урынбасары вазифасыннан күчкән иде. Аның җитәкчелегендә китапханә элекке «Казан» милли-мәдәни үзәге урынында ачылды. 🆕 Чыганаклар әйтүенчә, мөдир вазифасына Татарстан мәдәният министрлыгының анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе, элек «Барс-Медиа»ны җитәкләгән Динә Гәрәева килергә мөмкин. Соңгы айларда Милли музей һәм «Татаркино»да да җитәкчеләр алмашынды — әлеге оешмаларга Айрат Фәйзрахманов һәм Ильяс Гафаров килде.