Содержимое
Русия мәктәпләренә мигрант балаларының 19% гына кабул ителгән Яңа тәртипләр кертелгәннән соң, мигрант балаларының 19% гына мәктәпкә керү өчен кирәкле документларны туплый алган һәм урыс теленнән имтиханны тапшыруга ирешкән. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Новости" агентлыгына белдергән. Аның сүзләренчә, хәзер алар яңа тәртипнең мәктәп мохитенә ничек тәэсир итүен өйрәнә. ▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады. ▪️Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде. ▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде ул. ▪️Быел август аенда Татарстанда да мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды. @azatliqradiosi