Содержимое
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне. Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырган, дистәләрчә мәктәп тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзегән. Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә. Алар Оренбурга күчкәч, ул "Вакыт" газетасын, "Шура" журналын нәшер итә. Рәмиев үзе дә күп иҗат итә, шигырьләр яза, ул Дәрдемәнд буларак таныла. Октябрь инкыйлабыннан соң аның типографиясен, алтын приискалары тартып алалар. Закир Рәмиев 1921 елгы ачлык вакытында авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була. Аның кабере юк. Татар зираты өстендә Орскида хәрби завод төзиләр. @azatliqradiosi