Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Кичә кич Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хезмәте. Өч торак йортта һәм инфраструктура корылмаларында янгын чыккан. 🔸Пакыстанның Пешавар шәһәрендәге чик буе полициясе бинасына интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Чик буе полициясе бинасына һөҗүм иткән ким дигәндәге ике кеше башта ут ачкан, аннары үз-үзләрен шартлаткан. 🔸Женевада узган очрашудан соң, АКШ һәм Украина солых турында яңартылган һәм төгәлләштерелгән план нигезләрен әзерләгән. Бу хакта АК Йорт сайтында чыккан уртак белдерүдә әйтелә. 🔸Stoptime төркеме җырчысы Диана Логинова Русиядән киткән. Бу хакта "Эхо.Новости" хәбәр итә. Логинова административ тоткарлау нәтиҗәсендә 40 көнгә якын сак астында утырды. Аны өч тапкыр рәттән тоткарладылар. Кичә ул азат ителде. Төркемнең гитаристы Александр Орлов шулай ук Русиядән киткән. 🔸Башкортстан финанс министрлыгы бурычларны каплау өчен тагын 250 миллион сум бурыч алмакчы. Әле ноябрь башында гына республиканың ике миллиард сумлык кредит алуы турында әйтелгән иде. @azatliqradiosi