TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29527

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры422Количество просмотров
Опубликован24 нояб.24.11.2025, 08:02
Содержимое поста

Содержимое

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, өч кеше, шуның берсе Иске Кулатка җирле депутаты Газинур Тимушев танышын сугышка җибәрү өчен Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткән. Моннан тыш алар аны фиктив рәвештә өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 14 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан. "Коммерсант" басмасы язуынча, әлеге төркемне Тимушев оештырган. Аның белән бергә бу эштә «Ватанны саклаучылар" ("Защитники отечества») фондының Ульяндагы бүлеге координаторы Илдар Курмакаев һәм Алсу Абдуллина исемле хатын-кыз катнашуда шикләнелә. Иргә контрактны узган елның җәй айларында имзалатканнар. Шуннан соң танышлары Абдуллинаны фиктив никах корырга күндергәннәр. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган. Тимушев һәм Курмакаев сугышка барырга күндерелгән танышларының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар. Ә әлеге ир-ат сугышта югалгач, Абдуллина "иренең" үлеме өчен 13,6 миллион сум компенсация алуга гариза тапшырган. Басма язуынча, тикшерү барышында аларның бу мәкерле эше ачылган һәм төркем әгъзалары тоткарланган. @azatliqradiosi