Содержимое
Ак йорт белдерүенчә, 23 ноябрь, якшәмбе көнне Женевада Киев вәкиллеге белән узган сөйләшүләрдә сизелерлек алга китеш булган. Очрашу нәтиҗәсендә, тарафлар яңартылган һәм төгәлләштерелгән концепция әзерләгән. Вашингтон билгеләп үтүенчә, әлеге документ Украина суверенитетын тулысынча хуплый һәм гадел тынычлыкка ирешүгә ярдәм итәчәк. 23 ноябрьдә басылып чыккан белдерүдә АКШ әзерләгән 28 пункттан торган планга кертелгән үзгәрешләрнең нечкәлекләре әйтелми. Элек бу документны Киев тарадафлары Русиягә карата артык йомшак булуда тәнкыйтьләде. Аерым белдерүдә Ак Йорт планның яңартылган өлешен Киев өчен көчәйтелгән иминлек гарантияләрен үз эченә алуын билгеләп үтте. Украина вәкиллеге документның дәүләт мәнфәгатьләренә туры килүен әйтте. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi