Содержимое
"Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” югары уку йортларында мәҗбүри укытылачак Белем бирүнең яңа моделенә күчкәннән соң, югары уку йортларында "Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” мәҗбүри булачак һәм бердәм дәреслекләрдән укытылачак. Русия мәгариф министры урынбасары Константин Могилевский РИА Новости-га белдерүенчә, барлык бу курслар социаль-һуманитар белем бирү өлкәсенә керәчәк. Министр урынбасары фикеренчә, бу карар студентларда “аңлы патриотизмны” һәм тәнкыйди фикерләүне формалаштырырга ярдәм итәчәк. Барлык дәресләр бердәм програм белән укытылачак һәм бердәм материаллар нигезендә бәяләнәчәк. Элегрәк Мәгариф министрлыгы Болонья програмыннан соң яңа мәгариф системына күчү 2027 елдан да иртәрәк булмаячак дигән иде. ▪️2023 елны Русия президенты Путин илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына "Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсын эшләргә һәм аны университет програмнарына кертергә кушкан иде. Курс биш бүлектән тора: "Русия нәрсә ул", "Русия - дәүләт-цивилизация буларак", "Русиянең дөньяга карашы һәм Русия цивилизациясенең кыйммәтләре", "Русиянең сәяси системы" һәм "Киләчәк һәм ил үсеше". ▪️"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү" дип язды “Верстка”. ▪️Басма язганча, яңа дәреслектә сәясәт һәм тарих Көнбатышка каршы тору күзлегеннән яктыртыла. ▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, РФ хакимиятләре студентларга һәм мәктәп укучыларына "патриотик тәрбия" бирү максатында мәгариф системына үзгәрешләр кертә башлады. Мәктәпләрдә "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресе кертелде. Югары уку йортларында кайбер укытучылар пропагандистик лекцияләр укырга мәҗбүр ителде. @azatliqradiosi