TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29532

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры424Количество просмотров
Опубликован25 нояб.25.11.2025, 06:05
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ике кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Украинаның гадәттән тыш хәл хезмәтенә сылтама белән "Суспильне" язуынча, һөҗүмнәр шәһәрнең берничә районында ясалган. Күп катлы торак йортларга зыян килгән. 🔸 Таганрогта һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слосарь хәбәр итүенчә, сигез кеше яраланган. Шулай ук Неклиновский районда да ике күп катлы һәм бер шәхси йортка зыян салынган. Моннан тыш хакимиятләр Краснодар төбәгенә көчле һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте. Анда алты кеше яраланган, 20ләп йортка зыян килгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамина Кондратьев хәбәр итте. 🔸АКШ һәм Русия вәкилләре Абу-Дабида сөйләшүләр уздырган дип хәбәр итә АКШ медиалары. CBS News һәм Financial Times чыганаклары мәгълүматларына күрә, АКШ армиясе министры Дэн Дрисколл Русия вәкиллеге белән кичә очрашкан. Бүген сөйләшүләр дәвам итә. 🔸Казанда инвалид балалы гаиләләрне яклау өчен 4,4 миллион сум акча бүленәчәк. Уртача һәрбер гаиләгә якынча 10 мең сум туры килә. Казанда 84 мең инвалид яши, аларның 6,5 меңе балалар. 🔸Уфа район мәхкәмәсе Русиядә теләнмәгән дип саналган Украина оешмасын финанслаган өчен бер хатын-кызны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Башинформ язуынча, хатын-кыз "Возрождение» украин рухи үзәге һәм "Возрождение» хәйрия фондына барлыгы 40,5 мең сум җибәргән