TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29533

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры415Количество просмотров
Опубликован25 нояб.25.11.2025, 08:17
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай 278 җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта Башкортстанның төбәк белән идарә итү үзәгенә биргән әңгәмәдә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская әйткән. "Федераль канунга күрә, Русия каһарманнары, Русия орденнары белән бүләкләнгән СВОда (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) катнашучыларының, ә алар һәлак булган очракта -гаиләләренең мондый хокукы бар", дигән Полянская. ▪️Сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләрен Башкортстан белән аннексияләнгән Кырымда инде күптән өләшәләр. Башкортстанда бу хактагы канунны республика парламенты 2023 елның ноябрендә кабул итте. Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшер өчен буш җирләр юк дигән иде элегрәк республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. ▪️Башкортстан хакимияте республикадагы ирләрне төрле юллар белән Украина сугышына җибәрергә тырыша. Шул ук вакытта республикага көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара. Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган. Бу хакта 👉Азатлык Радиосында яздык. @azatliqradiosi