TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29535

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры437Количество просмотров
Опубликован25 нояб.25.11.2025, 13:16
Содержимое поста

Содержимое

Кичә Казанда Милли Шура утырышы узды. Бу җыенда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисап тоткан. «Татар-информ» язуынча, Шакиров аерым игътибарны узган елда конгрессның махсус хәрби операциядә (Русия хакимиятләре Украина сугышын шулай дип атый) ярдәм оештыру мәсьәләләренә юнәлткән. Ул Русиядәге татарларның Путинның башлаган сугышына һуманитар ярдәм җыюлары турында сөйләгән. «Узган елда да татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертте", дигән ул Шакиров әйтүенчә, эшмәкәрләребез илне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оештырып, ел буена һуманитар йөкләрне даими рәвештә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" җибәреп торган. "Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански Халык Республикаларына барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтты», – дип китерә аның сүзләрен "Татар-информ". Шакиров 10-13 октябрь көннәрендә татар конгрессы вәкиллегенең Ростов өлкәсе, "ДНР" һәм "ЛНР"га эш сәфәре кылуы турында да әйткән. Аның сүзләренчә, делегация составында булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын җирле татарлар бик җылы кабул иткән. "Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә һуманитар ярдәм йөге тапшырылды. Чираттагы эш сәфәребез Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә декабрь аена планлаштырыла», дигән ул. ▪️2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде. ▪️Финляндиянең "Исламия" җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин Милли шурага әгъза буларак сайланып куелуын белгәч: — Мин Милли шурага керер өчен үз намзәтемне куймадым. Украина сугышын хуплаган оешмада тора торган кеше түгелмен. Без Финляндиядә сугышны хупламыйбыз. Америка, Көнбатыш илләрендәге татарлар да якламый. Мин моңа ышанмыйм. Бу оешма сәяси мәсьәләләрне күтәрмәскә тиеш. Ни өчен Украина мәсьәләсе кабул ителде? Аңлый алмыйм. Күңелем төште. Бу татар эше түгел. Минемчә, мондый карар кабул ителгән очракта бу дөнья татар конгрессы түгел, ә Русия татар конгрессы булып чыга. Дөнья татарларын сәяси мәсьәләләргә катнаштырырга ярамый. Минемчә, татар конгрессы беренче чиратта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны күтәрсен. Татар теле югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк, дигән иде. @azatliqradiosi