Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 ноябрь, иртәнге якка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Запорожьега Русия һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше зыян күргән. Өлкә администрациясе мәгълүматларына караганда, дистәләп күпкатлы йортларга зыян килгән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми. 🔹Украина дроннары Чабаксарга һөҗүм иткән. Алар «ВНИИР-Прогресс» ширкәтенә җибәрелгән булырга мөмкин, дип фаразлана — анда дронга каршы тору системнары җитештерелә. Республика башлыгы Олег Николаев халыкны эвакуацияләү турында белдерде. Хакимиятләр әйтүенчә, ике кеше, шул исәптән бер үсмер җәрәхәтләнгән. 🔹АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф киләсе атнада Мәскәүдә Путин белән очрашачак. Бу хакта Дональд Трамп журналистларга хәбәр иткән. Очрашуда Трампның киңәшчесе һәм кияве Джаред Кушнер да катнашырга мөмкин. 🔹Камчаткада Безымянный янартавы сөрем чәчә башлады. Күккә күтәрелгән көл баганасы 50 километрга сузылган. Вулканологлар бу шартлау авиациягә комачауларга мөмкинлеге турында кисәтә. 🔹Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган. Аңа 98 яшь иде. Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.