Содержимое
Путин урыс халкы мәнфәгатьләре һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалады 61 пункттан торган әлеге документ илдә киләсе унъеллыкта халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең төп юнәлешләрен билгели. Стратегиянең төп максаты — дәүләт бердәмлеген һәм Русиянең бербөтенлеген саклау, ил эчендәге тотрыклылыкны ныгытү һәм уртак россиянлык гражданлык үзбилгеләвен формалаштыру. Документка күрә, милли сәясәтне гамәлгә кертү этник нигездәге каршылыкларны киметергә, эчке тотрыклылыкны көчәйтергә һәм Русия җәмгыятен ныграк берләштерергә тиеш. Әлеге вакытта Русиядә халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр "тотрыклы" дип бәяләнә. ❗️"Дәүләт коручы" халык - урысларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым бүлек багышланган. Элекке стратегиядә ул юк иде. ❗️Тагын бер яңалык: Русиянең милли сәясәтен алга сөрүдә җаваплылык төбәкләргә дә салынган. 2036 елга ил халкының ким дигәндә 95 проценты үзен иң беренче чиратта россиян дип тоярга тиеш, диелә документта (әлеге вакытта 92% тирәсе). Моннан тыш, хакимият 11 елдан халыкның кимендә 75 проценты илдәге халыклар арасындагы вазгыятьне уңай дип бәяләр дип өметләнә. Алдагы милли сәясәт стратегиясе 2012 елда кабул ителгән иде һәм быел тәмамлана. "Россиян" милләте идеясе белән галим-этнолог Валерий Тишков чыкты. 2023 елда Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү". Тулырак 👉монда укыгыз.