TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29546

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры988Количество просмотров
Опубликован26 нояб.26.11.2025, 10:28
Содержимое поста

Содержимое

Токиода татарлар төзегән беренче мәчеткә тиздән 88 ел тула. Төркиядә инде чаралар оештырыла башлады Бу көннәрдә Истанбулның хосусый Ибн Халдун университетында (бу һуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче университет һәм аны коручы — Билал Эрдоган) Токио мәчетенә 88 еллыгына багышланган чара уздырды һәм аның кысаларында ислам дине галиме, Токиодагы мәчеткә нигез салучы Габдерәшит Ибраһимовка багышланган конференция узды. Чараны оештыручы - Төркиянең Милли Мәҗлесе, Япония һәм Төркиянең икътисад, мәдәни багланышлар өчен җаваплы эшмәкәрләр берлеге. Мәчетне Япониягә килеп урнашкан мөһаҗир татарлар 1938 елда оештыра һәм төзи. Ул агачтан салына. Архитекторы - татар кешесе Абдулбасыйр Дейкиров. Мәчеткә урынны Япония хөкүмәте бүлеп бирә, рөхсәт алуны, түрәләр белән сөйләшүләрне дин галиме Габдерәшит Ибраһимов алып бара. Мәчеткә урын Токионың Ояма-чо районында бирелә. Төзелешкә акчаны татарлар үзара җыя, махсус фонд булдырыла. Мәчет каршында татарлар татар мәктәбе дә оештыра. Мөһаҗир татарларның балалары барысы да бишенче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә белем ала. Уку-укыту тулысынча татар телендә була. Мәчетнең беренче имамы - дин галиме Габдерәшит Ибраһимов була. Соңыннан аның эшен Мөхәммәт Габделхәй Корбангали дәвам итә. Вакытында татар мәчете дип аталса да, бүген әлеге атама төшеп калган. Хәзер анда имам төрек кешесе, чөнки мәчет Төркиягә карый. Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү гадел булыр иде дип саный. "Бүген Токиода мәчет тора икән, аның һәм йөзләгән татарның тырышлыгы, көче, хәләл акчасы файдаланганын белсеннәр иде. Аның кабере, татарлар җирләнгән зират еракта, һәр кеше бара алмый, ә мәчеттә аның исеме булса, дога да кылу гадәткә керер иде. Кемдер кызыксыныр, тирәнрәк өйрәнергә теләр аның турында, татарлар турында", ди ул. Мәчет турында тулырак 👉безнең мәкаләдә укыгыз.