Содержимое
Татарстанның 2026 елгы бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Киләсе елларда дефицит тагын да артачак Татарстан Дәүләт шурасы республиканың 2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга исәпләнгән бюджеты турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. 🔻2026 елга Татарстан казнасы керемнәре 552,2 миллиард сум, ә чыгымнары 566 миллиард сум булачак дип фаразлана. Дефицит 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. 🔻2027 елга бюджет керемнәре 578,9 миллиард сум, ә чыгымнары 595,8 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Дефицит – 16,9 млрд сум. 🔻2028 елга бюджетның керемнәре 620,9 миллиард сум, ә чыгымнары 639,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дефицит – 18,7 млрд сум. 1 ноябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 98,9 млрд сум тәшкил итә. Аның 91% - федераль бюджетыннан алынган кредитларга, 9% дәүләт гарантияләренә карый.