Содержимое
Мәскәүдә "Беренчеләр хәрәкәте"нең җитәкче урынбасары Марат Закиров тоткарланган Казанда туып-үскән, «Беренчеләр хәрәкәте»нең элекке җитәкче урынбасары Марат Закиров дәүләт акчасы урлауда шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Бизнес Онлайн яза. Эшне Русия ФСБсы тикшерә. Аңа инде сак чарасы билгеләнгән, ләкин Мәскәү мәхкәмәләре базасында рәсми мәгълүмат күренми. Чыганаклар әйтүенчә, Закиров эше Татарстаннан чыккан тагын бер кеше — Русия яшьләр берлегенең республика филиалы җитәкчесе, элекке Студентлар лигасы президенты Элкин Искәндәров эше белән бәйле. Искәндәров аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп быел 28 гыйнварда Казаннан Мәскәүгә китерелде, Лефортово мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм СИЗОда утыра. Басма язуынча, тикшерү вакыйгалар чылбыры 2023 елның 19 октябрендәге сатып алудан башлана. Ул вакытта «Беренчеләр хәрәкәте» 133,7 млн сумлык брендлы сувенирлар китерүгә тендер үткәрә. Тендерны Казанның «ДПВ Групп» ширкәте җиңә. Тикшерү фаразлавынча, шушы контракт нигезендә хәрәкәтнең 25 млн сум акчасы «урланган». «ДПВ Групп» хуҗасы Марат Хәйруллин да Искәндәров белән бер көнне тоткарланган һәм хәзер ул да сак астында. Закировка 40 яшь. Югары белемне КФУда алган, хезмәт юлын Казан башкарма комитеты аппаратында дәүләт хезмәтендә башлаган. Казанда мэриясе белән төрле дирекцияләрендә җитәкче вазифаларында була. 2018 елда парклар һәм скверлар дирекциясе мөдире итеп билгеләнә, 2020 елда — Казан шәһәр Думасы депутаты, 2021 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы була. 2022 елда Мәскәүгә күчә һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте («Беренчеләр хәрәкәте») җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта аның исеме «Беренчеләр хәрәкәте» сайтында юк.