TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29553

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры426Количество просмотров
Опубликован27 нояб.27.11.2025, 12:31
Содержимое поста

Содержимое

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе актоактивист Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан Ул административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип табылган. Байбулатовка "Вконтакте"да "Клип. Башкиры против русских на стрелке" һәм "Казахи ... чеченцев" дигән видео өчен беркетмә төзелгән. Мәхкәмә белдерүенчә, әлеге видео урысларга һәм чеченнарга карата тискәре караш уята. Байбулатовка басым Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаудан соң башланды. Быел апрельдә Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды. Шулай ук быел август аенда мәхкәмә Байбулатовны 15 ел элек чыккан видео өчен бер мең сум штарфка тарткан иде. ▪️2020 елның көзендә Куштау шиханына яклау протестларыннан соң Байбулатов "Юлдаш" радиосыннан ("Башкортстан" телерадиоширкәтенә карый) дикторлыктан китте. "Үземне экология проблемнарын чишүгә багышлыйм", диде ул. ▪️Куштау протестлары вакытында активистларның "Координация шурасын" җитәкләде, аның исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шиханны яклаучылар "Манифестын" укыды. ▪️2021 елның гыйнварында Байбулатов "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә нигез салды. 2021 елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальный тарафдарлары йөрешендә катнашты, "Ак йорт" янында митинг оештырды. Берничә көннән аны тоткарлап, рөхсәт ителмәгән чара оештыруда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сак астына алдылар. ▪️2021 елның декабрендә Байбулатов Баймак районы 1нче Төркмән авылында мал чире чыгуы турында видорепортаж чыгарды. ▪️2022 елның мартында Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады, аерым алганда "Ни өчен бу 2022 елда бара, ни өчен 2014 елда, Русия җәмгыятендә эйфория һәм патриотик кәефләр күтәрелгәндә, Украина халкы әле бик нык берләшмәгән вакытта булмады", дип әйтте. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi