Содержимое
Петербур мәхкәмәсе, югалган чечен кызы Седа Сөләйманованың дусты Елена Пятаеваны, полиция бүлеге янында ялгыз пикет үткәргән өчен ун тәүлеккә сак астына алган. Бу хакта "Слово о защите" проекты яза. Хокук яклаучылар белдерүенчә, Пятаеваны җәмәгать чарасын оештыру һәм уздыру тәртибен кабат бозуда гаепле дип тапканнар. «Мин гаебемне таныйм, әмма ачыклап әйтәсем килә: участоктан нинди арада пикет үткәрергә мөмкин икәнен белми идем, мондый мәгълүматны да таба алмадым. Ә мәҗбүри эш мәсьәләсенә килгәндә, 20 сәгать эшләргә тиеш булуым турында адвокатым әйтүенчә, мәхкәмә приставлары чакырыр дип көттем, әмма алар элемтәгә чыкмады», дип белдерде мәхкәмә утырышында Пятаева. Аны 25 ноябрьдә Красносельски районында 54нче полиция бүлеге янында «Сез аны үләргәр бирдегез. Шуның белән яшәгез» ("Вы отдали ее на смерть. Живите с этим") дигән шигар тотып торган өчен тоткарлаганнар. Гомумән, Пятаева Петербур һәм Грозныйда дустының югалуын ачыклауны таләп итеп ким дигәндә җиде тапкыр ялгыз пикетка чыккан. Гыйнвар аенда ул Петербурдагы Кадыров күперенә дә пикетка чыккан иде – аны 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр. 2022 елның октябрендә Седа Сулейманова өйеннән качкан иде. 2023 елның 23 августында чечен куәт оешмалары аны Петербурдагы фатирыннан урлап, Чечняга алып китеп туганнарына тапшырган. Шуннан соң кыз элемтәгә чыкмаган. @azatliqradiosi