Содержимое
"Коймакны бәлеш дип булмый" Социаль челтәрләрдә ТНВның сыйфаты турында бәхәс бара Татарстанның төп милли телеканалы – ТНВ соңгы атнада фикер каршылыклары үзәгенә эләкте. Бу юлы бәхәснең төп мәйданы булып журналист Линар Закиров алып бара торган "Әйтче" телеграм каналы һәм ВКонтакте төркеме чыкты. Анда ТНВның хәзерге юнәлеше, проектлар сыйфаты, каналның милләт өчен әһәмияте хакында күпсанлы язмалар, хисле фикерләр пәйда булды. Каналның нишләп мондый хәлгә төшүе, ни өчен тамашачының канәгатьсезлеге артуы һәм киләчәктә нәрсә көтелүе хакында сүз куерды. "ТНВны мәңге сүккәннәр, сүгәләр һәм сүгәчәкләр дә", дип башлады сүзен Линар Закиров. - Ләкин соңгы арада ачылган проектлар — "Музыкаль сабантуй", "Кызган казан", "Мин беләм", "Сөйләшергә вакыт" — берсе дә гади халык турында түгел. Һәркайсында җырчылар гына. Тамашачы җыяр өчен, артистларны кертеп тутырабыз да вәссәлам, рейтинг безнең кесәдә, дип уйлыйлардыр, күрәсең". Аңа шулай ук Альберт Шакиров, Рүзәл Әхмәдиев, Гөлназ Шәмси кебек башка журналистлар да кушылды. Әйткәндәй, киләсе елга Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек. Социаль челтәрләргә күзәтүне 👉монда укыгыз.