Содержимое
Татарстанның яман шеш авыруларына дару өчен бүлгән акчасы Башкортстан белән чагыштырганда дүрт тапкырга азрак Татарстан онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә, Петербур белән чагыштырганда, ун тапкыр азрак акча бүлә. Самар өлкәсе һәм Башкортстанга караганда да бюджет күпкә түбән. Бу хакта Татарстанда яман шешне дәвалау проблемнарына багышланган мәкаләсендә Бизнес Онлайн яза. Татарстанда бүген яман шеш белән авыручы 127 меңләп кеше исәпләнә. Шул ук вакытта республика онкодиспансерының (РКОД) еллык бюджеты якынча 8,3 миллиард сум тәшкил итә. Ә онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә нибары 711 миллион сум каралган. Чагыштыру өчен: Башкортстанда яман шеш белән чирләүче 105 меңләп авыру теркәлгән, ләкин аларны дарулар белән тәэмин итүгә 3,8 миллиард сум юнәлтелә. Самар өлкәсендә дә күрсәткечләр шундыйрак: 2024 ел ахырына онкология регистрында 107 меңләп кеше булган. 2024 елда онкология юнәлешендә медицина ярдәменә 6,1 миллиард сум тотылган, ә төбәк дару ташламасы Татарстандагыдан ике тапкыр күбрәк — 1,2 миллиард сум. Өстәвенә, төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елда онкология авыруларын дару белән тәэмин итү өчен тагын 1,2 миллиард сум өстәмә акча бүленәчәген белдергән. Иң зур аерма Петербург белән. Анда онкология авырулары Татарстанга караганда 1,4 тапкыр күбрәк, әмма 2025 елга дәүләт гарантияләре програмының күләме Татарстанныкыннан 2,5 тапкыр зуррак. Шәһәр казнасыннан 109 миллиард сум бүленә — бу да Татарстан күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Петербург онкология авыруларын дару белән тәэмин итүгә Татарстаннан ун тапкыр күбрәк — 7,8 миллиард сум юнәлткән. Моннан тыш, анда төбәк медицина оешмаларыннан кала берничә федераль онкология фәнни-тикшеренү үзәге эшли, һәм алар авыруларны дәвалау өчен турыдан-туры федераль бюджеттан да финанс ала.