Содержимое
26 ноябрь көнне Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе кырымтатарлар Вилен Темерьянов, Энвер Крош, Сеитяги Аббозов, Эдем Бекиров һәм Ринат Алиевны 13 елдан 19 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте. Аларның кайберләренә мәхкәмә гаепләү ягы сораганнан да күбрәк сроклар бирде. Мөселманнарны Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар. Мәхкәмә Энвер Крошны - 19 елга (прокурор 17 ел сораган иде), Эдем Бекиров һәм Ринат Алиевны - 15шәр елга, журналист Вилен Темерьяновны - 14 елга (прокурор 13 ел сораган иде), Сеитяги Аббозовны - 13 (прокурор 11 ел сораган иде) елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Энвер Крош беренче дүрт елны, ә калган мөселманнар өч елны төрмәдә, ә аннары колониядә уздырачак. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итә. 2022 елның 11 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы кырымтатарларда тентү узды. Тикшерү эшләре барган урынга адвокатлар кертелмәде. Русия куәт оешмалары вәкилләре алты ирне Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләп тоткарлады. Энвер Крош тоткарланудан соң, Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре машинада үзен кыйнауларын һәм җафалауларын белдергән иде. Энвер Крошны эзәрлекләү 2015 елдан бирле бара. 2015 елның кышында ул үзен электр белән газаплаулары турында белдергән иде. Ул моны ФСБ хезмәткәрләре эшләде диде. Куәт оешмасы вәкилләре аны хезмәттәшлек итәргә күндермәкче булган. Ул баш тарткан, Кырымнан да китмәгән. Ике елдан Крош йортында тентү уздырылды: аны экстремизм пропагандасында гаепләделәр һәм ун тәүлеккә ябып куйдылар. "Шуны гына әйтәм алам: мәхкәмәләрнең гаделлегенә ышанмыйбыз, ләкин бу без читтә калырга һәм ватандашларга ярдәм итмәскә тиеш дигән сүз түгел", дигән иде ул иреккә чыккач. ▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә. ▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп. @azatliqradiosi