TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29589

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры453Количество просмотров
Опубликован1 дек.01.12.2025, 06:02
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дагыстанның Каспийски шәһәрендә шартлау булган. Baza язуынча, әлеге урында коткаручылар эшли. Шартлау булган урында бер күп фатирлы йортның тәрәзәләре ватылган. Җирле халык сүзләренчә, шартлау булган урын янында "Дагдизель» кораблар төзү ширкәте урнашкан. Зыян күрүчеләр турында әйтелми. Элегрәк Дагыстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. 🔸Краснодар төбәгендә дрон калдыклары төшеп, өч йортка зыян салган. Бу хакта төбәкнең оператив штабында хәбәр иттеләр. Краснодар, Волгоград һәм Тамбов һава аланнары вакытлыча эшләмәде. 🔸Узган ел нәтиҗәләренә күрә, дөньядагы иң эре 100 хәрби-сәнәгать ширкәтенең кереме 679 миллиард долларга җиткән. Бу хакта Стокһолм тынычлык проблемнарын өйрәнү институты хисабында әйтелә. Әлеге күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда якынча алты процентка күбрәк. Тикшеренүчеләр керемнәрнең үсүен Украинадагы һәм Якын Көнчыгыштагы сугышлар белән аңлата. 🔸Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге су басулар нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 800 кешедән арткан. Reuters язуынча, аларның 200дән артыгы Шри-Ланкада, калганнары Индонезия, Малайзия һәм Таиландта һәлак булган. Бик күп кеше хәбәрсез югалган дип санала. Меңләгән йортка зыян килгән. @azatliqradiosi