Содержимое
Тумышы белән Уфадан булган Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга каршы җинаять эше ачылган Аны "ят агент" канунын бозуда гаеплиләр. Рэпэрга ике елга кадәр төрмә яный. Бу маддә нигезендә Дремин элек штрафка тартылган иде. Ул үзенең эшчәнлеге турында хисаплар тапшырмаган диелде. 2022 елның мартында Face илдән китте һәм Русиягә башка кайтмаячагын һәм концертлар бирмәячәген сөйләгән иде. — Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкым куды, майлы ипигә акчасы җитсә, ул башкасына төкереп тә бирми, — дип язды музыкант Instagram-да. Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте. — Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде, — диде Face. ▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар. @azatliqradiosi