Содержимое
Көн язмасы: Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде. Татар һәм башкортларга аннан ни файда? 26 ноябрь Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр милли сәясәтнең яңа стратегиясен раслады. Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш. Путин имзалаган документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән. Мәскәү барлык Русия ватандашларының үзләрен россиян итеп билгеләвен тели. Моңа ничек ирешәсе? Милли сәяәсәт өчен җавап тотучылар моның өчен урыс телен популярлаштыру һәм үстерү кирәк дип әйтә. Мәсәлән, Русия халыклары телләрендә язылган әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный алар. Тукай шигырьләрен туган телендә укучы татарлар артсын яки Рәми Гарипов язган әсәрләрне башкортлар башкорт телендә сөйләсен дигән максат кую урынына ачыктан-ачык урысча сөйләшүчеләр санын арттыру сәясәте алга сөрелә. Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов "Бизнес Online"га ачыктан-ачык урысларның теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре сакланып калырга тиеш дип әйтте. Галим, антрополог, Русиядәге җанисәп вакытында татарларны төрле этносларга бүлгәләү өчен зур тырышлык салган Валерий Тишков та яңа документта урыс халкы, аның теле аерым язылуы гадел дип саный. Милли төбәкләрдә, Татарстанмы ул, Башкортстанмы, беренче чиратта урыс теле түгел, ә анда яшәүче "титул" милләтләрнең теле язмышы кайгыртыла. Республикаларда асаба халыкларның мәдәниятен һәм телләрен саклау өчен үз ресурслары бар, ди ул. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi