Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 2 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф бүген көннең икенче яртысында Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Ак йорт сүзчесе Кэролайн Левитт журналистларга белдерүенчә, Уиткофф инде Мәскәүгә юл алган. 🔸Ноябрь аенда Украина Кораллы көчләре Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә дроннар белән 14 һөҗүм ясаган. Bloomberg илнең ачык белдерүләренә сылтанып язуынча, бу - сугыш башланганнан бирле бер ай эчендә башкарылган иң күп һөҗүм. 🔸Казанда мең тоткынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы (СИЗО) вакытыннан алда ачылачак. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) җитәкчесе Аркадий Гостев президент Путин белән очрашуда әйтте. СИЗО Казанның Авиатөзелеш районында, Жилплощадка артында урнашкан. Аның төзелешенә 5,8 миллиард сум тотылган. Элегрәк СИЗО 2026 елны ачылачак диелгән иде. 🔸Татарстанда 04:41 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнары ябылу турында хәбәрләр булмады. 🔸25 елда Татарстан халкы саны 230 мең кешегә - 3,7 миллионнан 4 миллионга кадәр арткан. Шәһәрдә яшәүчеләр саны 73,6%тан 76,6%ка җиткән. 🔸2 декабрьдә «Башнефть-Розница» ширкәте ягулык салу станцияләрендә кышкы дизель ягулыгына бәя 20 тиенгә артып 73,4 сум булган. Башка бәяләр үзгәрмәгән. @azatliqradiosi