Содержимое
Киләсе елга Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен казнада чыгымнар 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кими 2022 елны Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен 26,3 миллиард сум бүленгән булса, 2026 елга 14,7 миллиард сум каралган. Бу хакта үз Телеграм каналында икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов яза. Шул ук вакытта ноябрьдә билгеле булганча, Украинага каршы сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләренә түләү өчен киләсе елга республика бюджетыннан 24,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла. ▪️Украинадагы сугышта Русиядән иң күп һәлак булучылар нәкъ Башкортстаннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8082 кеше һәлак булган. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. @azatliqradiosi