TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29600

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры473Количество просмотров
Опубликован2 дек.02.12.2025, 10:03
Содержимое поста

Содержимое

Төмәндә Себертатар теле көнендә узган "түгәрәк өстәл"дә эшкуар Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулык, сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлеге, телнең юкка чыгуы турында ачынып сөйләде "Утыз елдан артык, башта зур казанда кайнап, аннары казаннарын ватып, икенче казан ясап, шуны тагын җимереп, тагын өч казан куеп вакланып, бүленеп, бер-беребезне танымаслык булып, яратмыйча, Казанны әрләп, бер-берсен күрә алмау хәленә кердек без. Чыннан да, диндарлык һәм мәрхәмәтлелек аркылы берләшик дисәк, мин себер татарына карап ул хәлне күрмим", диде ул. Насыйров әйтүенчә, элек "Төмән өлкә Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты" (ТОГИРРО) эшләгән чагында себер татарлары барысы җыелып, анда эшләгән шактый галимнәр бөтен татар халкына таянып эш алып барган. "Бүгенге көндә ул китапларны ертмыйча, күрмичә, аларның хезмәтләрен түбән дәрәҗәдә күреп, ертмадыгыз, ләкин оныттыгыз. Икенче өлешен бик яхшы әдәби телдә сөйләшә торган себер татарларыбыз эшли башлады. Алар бүгенге көнгә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаган галимнәр. Әмма алдагы көннәрегезне, эшләрегезне инкарь итеп яңа китаплар чыгардыгыз. Бүгенге көнгә 30 дан артык себер татар телендә, яңа формада китаплар чыкты. "Дитя не плачет — мать не разумеет", диләр. Әмма балалар еламыйлар, ул китапларны күрмәсәләр. Еламыйлар да, сорамыйлар да. Ач түгелме әллә балалар безнең себер татар теленә? Бераз шуның турында уйлап җибәрик. Хәзер инде өченче тренд китте: "әйдәгез, бу да начар, теге дә начар, тагы берне ясыйбыз, бөлки начарыракны эшләрбез дипме? Тагын да кыенрак булсын безгә дип эшлибезме? Кызганычка каршы, бик авыр хәлдә бүген себер татарлары", ди ул. Ринат Насыйровның тагын нәрсәләр сөйләгәнен 👉монда укый аласыз. ▪️2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бу көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза. @azatliqradiosi