TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29603

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры475Количество просмотров
Опубликован3 дек.03.12.2025, 06:05
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Кремльдә АКШ вәкилләре белән очрашу якынча биш сәгать дәвам иткән һәм «конструктив, эчтәлекле» рухта узган. Ләкин шулай да Украина низагын җайлау мәсьәләсендә компромисска килә алмаганнар. Русия һәм АКШ президентлары очрашуы «хәзерге вакытта планлаштырылмый», дип тә белдергән Ушаков. 🔹Кремльдә узган Русия-АКШ сөйләшүләреннән соң Путин сүзчесе Дмитрий Песков Яңа елга атышларны туктатып тору турында әлегә сөйләшүләр алып барылмый дип белдерде. «Бөтенләй башка процесс бара», диде ул журналистларга. 🔹Украина дроннары Тамбов өлкәсендәге Никифоров нефть базасына һөҗүм ясаган. Бу хакта Украинадагы күзәтү каналлары хәбәр итә. Тамбов өлкәсе губернаторы да нефть ширкәтенә һөҗүмне раслады, әмма нинди объект турында сүз баруын ачыкламады. 🔹Европа берлеге 2027 ел ахырына кадәр Русия газын тулысынча импортлауны туктатуны күздә тоткан регламент буенча беренчел килешүгә ирешкән, дип хәбәр итә Европа берлеге шурасы матбугат хезмәте. 🔹Литва 2026 елда армиягә 5000 кешене чакырырга планлаштыра, дип белдерде илнең саклану министрлыгы. Илдә мәҗбүри хәрби хезмәт 2015 елда кабат торгызылган иде, һәм гадәттә ел саен якынча 3500 ир хезмәткә алына.