Содержимое
Бүген Казанда Горький урамында күренекле композитор Салих Сәйдәшев музее янәдән ачыла. Ул 2016 елдан бирле тулы күләмдә эшләми иде. Музей мөдире Айдар Әхмәдиев "Реальное время" басмасына әйтүенчә, хәзер монда Салих Сәйдәшевнең мемориаль фатиры белән бергә Татар музыкасы йорты булачак. Аның гомуми мәйданы якынча 400 дүрткел метр, музей экспозициясе шул мәйданның яртысын гына били. Музей XX гасыр татар музыкасы турында сөйләячәк. Даими экспозициядә шулай ук әлеге бинада 1928–1950 елларда урнашкан тулай торакка һәм анда яшәүчеләр, аерым алганда режиссёр Хәким Сәлимҗанов (һәм аның улы Марсель), скульптор Рада Нигъмаәуллина һәм башкаларга да игътибар бирелгән. Бүген Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел. Композитор музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салган иде. Аның туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала бара, дип белдерде. Салих Сәйдәшев музееның ул вакыттагы мөдире Эльвира Низаметдинова Сәйдәш музее озакка ябылмады дип ышандырды. "Өч-дүрт елдан соң дип фаразлыйбыз. Музей өчен бу – зур вакыт түгел. Өстәвенә бинаны нинди булган – шундый итеп торгызырга җыенабыз", дигән иде ул 2017 елда.