Содержимое
⚡️Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында тентү узган Сhelny-biz үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре башланган, ул рекрут түләүләре белән бәйле була ала. Сүз дистәләрчә миллион сум турында бара диелә. Рамил Муллин Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. Быел апрель аенда эштән китте. Элегрәк куәт оешмасы хезмәткәрләре Түбән Кама районы башкарма комитетының административ-техник инспекция бүлеге башлыгы Илдар Сафиуллинны тоткарлады. Аны Украина сугышына китүче контрактчылар акчаларын үзләштерүдә шикләнәләр.. ▪️Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде. ▪️Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты. ▪️Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды. ▪️Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты. ▪️Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде. @azatliqradiosi