TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29616

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры455Количество просмотров
Опубликован4 дек.04.12.2025, 08:00
Содержимое поста

Содержимое

Судакта яшәүче кырымтатар активисты, журналист, этносәяси мәсьәләләр белгече Ленора Дюльбер тоткарланган Ленораның әнисе Эльмира Дюльберова "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, куәт оешмасы вәкилләре иртәнге сәгать алты тирәсендә килгән. "20ләп кеше булгандыр. Коралланганнар. Тиз генә ишегалды һәм өй буйлап таралдылар. "Барысын да күрсәтегез, бернәрсә дә яшермәгез" диделәр. Ленора алардан ни сәбәпле килүләрен сорады. "Акмәчетнең Киев мәхкәмәсенең тикшерүгә карары бар", диделәр. Китапларны, документларны тикшерделәр. Бүлмәләрне, хәтта бәдрәфне дә карадылар. Дорфа, итәгатьсез кыланмадылар. Хәтта кайберләре аяк киемнәрен дә салды. Компьютерны алдылар, Ленораның телефоннарын карадылар, безнекенә тимәделәр", диде Эльмира ханым. Шуннан соң Ленора Дюльберны алып китәчәкләрен әйткәннәр. Ана куәт оешмасы вәкилләреннән кайда алып китәчәкләрен сораган. "Акмәчеткә алып китәбез. Борчылмагыз. 1,5 сәгать Акмәчеткә кадәр юлга, аннары 1,5 сәгать сорау алуга китәчәк, дип әйттеләр. Аннары өйгә кайтачак, диделәр. Берничә җиңел машина, ике микроавтобус белән килгәннәр иде", диде Дюльберова. ▪️2018 елда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре Ленора Дюльбер һәм башка кайбер активистларны Киевта узган кырымтатар халкы Корылтае конференциясеннән Кырымга кайтып килгәндә тоткарлаганнар иде. Соңрак җибәрделәр. @azatliqradiosi