TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29618

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры562Количество просмотров
Опубликован4 дек.04.12.2025, 12:00
Содержимое поста

Содержимое

Русия башлаган Украина сугышында Татарстан белән Башкортстаннан тыш, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татар-башкортлар да һәлак була. Мисал өчен апрельдә Пермьнең Барда районы Озын Ялан авылыннан Илдар Габдуловны җирләгәннәр. “Хатыны һәм дүрт баласы калды”, дип сөйләгән “Окно” проектына Алинә (аның соравы белән исеме үзгәртелгән). Аның әйтүенчә тагын Сараш авылыннан 55 яшьлек Илфат Хәлилов һәлак булган. Аның тол хатыны һәм дүрт кызы калган. Хәлилов авылда теш табибы булып эшләгән. Җирле халык сөйләвенчә, әлеге кешеләрнең "бронь"лары булган, әмма аларны барыбер млбилизацияләгәннәр. Ә Пермьнең Барда районыннан 32 яшьлек Рамин Алиев чак кына мобилизациядән котылып калган. Ул нефть коесында боралаучы булып эшләгән. Хатыны повестканы күргәч үз-үзенә кул салырга маташкан. — Хатыным Индираның повестканы күреп җен ачуы чыкты һәм үз-үзенә кул салырга маташты, — ди Рамин. Аңа кадәр хатынының Азалия исемле 4 яшьлек кызларын үтерүен искә төшерүе иргә әле дә бик авыр. — Хатыным хәзер рухи авырулар диспансерында, аны акылга зәгыйфь дип таптылар. Шуңа мине сугышка алмадылар да инде: 8 яшьлек улыбыз бар. Мин шул ук нефть ширкәтендә инде оператор булып эшлим. Гомумән, безгә, нефтьчеләргә, мобилизациядән "бронь" тиеш. Минеке ник шулай булгандыр, белмим. "Бронь" һәрвакытта да эшләми шул. Хәзер миңа тимиләр инде, чөнки мин ялгызым гына бала тәрбияләүче әти. Күршеләре ирне кызгана. — Аңа авырга туры килде. Хатынын да көч-хәл белән коткарып калдылар - операцияне озак ясаганнар. Имеш, повестканы күргәч хатынның башы киткән, алар нык талашкан, ул эчкән, аннары үтерү һәм үз-үзенә кул салу адымына барган - башта сабый йөрәгенә, ә аннары үзенең корсагына пычак кадаган, — диде Алинә. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi