TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29619

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры534Количество просмотров
Опубликован4 дек.04.12.2025, 14:28
Содержимое поста

Содержимое

Казанда Татарстан ширкәтләрендә хәләл туклану системын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас Шляпошников күп оешмаларның ялган сертификатлар куллануын әйткән. «Хәләл» билгесен контрольсез куллану аеруча кискен проблем булып кала. 2024 елда уздырылган анализ буенча, Казан шәһәрендәге җәмәгать туклану оешмаларының 25 проценты гына тиешле документлар нигезендә эшли, димәк, калган 75 процент оешма кулланучыларны алдый булып чыга. Бу – бөтен хәләл системасына ышанычны какшата дигәнне аңлата», дигән Габбас хәзрәт. Аның сүзләрен «Татар информ» китерә. Шляпошников сүзләренчә, «Хәләл» сертификаты канунсыз кулланылган очраклар да теркәлгән. «2023-2024 елларда «Хәләл» билгесен канунсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында сертификацияләү буенча 15 органның оешмаларга кирәкле рәвештә тикшерү уздырмыйча гына документ бирүе аеруча борчу тудыра. Тикшерү эшләрен алып бару өчен махсус система булмау да хәләл һәм хәләл булмаган ризыкларның буталышына китеререргә мөмкин», дигән ул. ❓Сез хәләл сертификатка ышанасызмы? Элек Башкортстанда һәм Екатеринбурда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Бу хакта ни уйлыйсыз? ▪️Элегрәк Менделеевски районы мәктәпләрендә укучылар хәләл туклануга күчәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Шуннан соң Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балаларның хокукы бозылу ихтималы сәбәпле тикшерү үткәрергә кушты. @azatliqradiosi