Содержимое
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәргән. Аңа әле рәсми гаепләү белдерелмәгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн"хәбәр итә. Басма язуынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара. Журналистлар хәбәр итүенчә, 3 декабрь көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. Соңрак элекке мэрны Татарстандагы Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлегенә сорау алуга алып киткәннәр. "Сорау алудан соң ул инде аннан чыкмаган. Муллинга җинаять кылуда шикләнелүе һәм Русия җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарлануы турында хәбәр иткәннәр. Әлеге маддә нигезендә, аны 48 сәгатькә сак астында калдыра алалар. Шул вакыт эчендә тикшерү оешмалары аңа чикләү чарасын билгеләргә тиеш", дип яза "Бизнес Онлайн". Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, җинаять эшендә ике эпизод бар, алар контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаның урлануы белән бәйле. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi