Содержимое
ФСБ Башкортстанда террорчылык оешмасы әгъзаларын тоткарлау турында белдерде ФСБ хезмәткәрләре Башкортстанда Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган бер оешманың сигез әгъзасын тоткарлау турында белдерде. Оешманың исеме әйтелми. Алар дөньякүләм хәлифәт төзү идеясен тараткан һәм үз сафларына яңа кешеләр җәлеп итәргә омтылган дип әйтелә. Бу хакта ФСБның Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. ФСБ мәгълүматларына караганда, тоткарланганнарның өйләрендә Русиядә тыелган террорчылыкны пропагандалаучы материаллар, элемтә чаралары һәм электрон җиһазлар табылган һәм алынган. ФСБның Башкортстан идарәсе Русия Җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 1 һәм 2 өлешләре («Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешмада катнашу») нигезендә җинаять эше кузгаткан. Тоткарланганнарның исемнәре әйтелми. 🔻Быел октябрьдә Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова тоткарланып, сак астына алынды. 🔻2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.