TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29628

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры734Количество просмотров
Опубликован5 дек.05.12.2025, 15:55
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне ике тапкыр киметкән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 1 миллион сумнан 500 мең сумга кадәр киметү турында фәрман имзалаган. Бу үзгәрешләр 1 декабрьдән соң контракт төзүчеләргә генә кагыла. Көз ахырына кадәр контракт төзегән кешеләр өчен түлә элеккечә 1 миллион сум калган. Моннан тыш, Хәбиров фәрманы нигезендә, Уфадан контракт төзүчеләргә бирелә торган өстәмә түләү дә 600 мең сумнан 100 меңгә кадәр кыскартыла. Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икүтисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде. Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр. Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 802 кеше һәлак булган. Тулырак 👉монда укыгыз.