Содержимое
Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге, башкаларга караганда, мөстәкыйльлрәк булачак дип белдерде Киләсе дүшәмбе Мәскәүдә Владимир Мединский җитәкләгән Русия язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узачак. Көн тәртибендә — иҗтимагый оешманың яңа низамнамәсен кабул итү. Соңгы вакытта бу берлеккә төбәкләрдән берничә язучылар оешмасы, шул исәптән Татарстан язучылар берлеге дә кушылды. Шуңа күрә Мәскәүгә Казаннан беренче тапкыр Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә алты кешедән торган делегация барачак. Татарстан язучылары үз корылтайларында октябрь аенда федераль берлеккә кушылу карары чыгарган иде. Зәйдулла «БИЗНЕС Online»га әйтүенчә, Татарстан Язучылар берлеге барыбер үзенең кайбер мөстәкыйльлген саклап калган. Аерым алганда, Русия Юстиция министрлыгының Татарстан идарәсендә әлеге вакытта килештерелүче республика берлегенең низамнамәсе Русия берлегенә кергән типик төбәк язучылар оешмалары низамнамәләреннән аерыла. «Башта безгә тәкъдим ителгән низамнамә өлгесендә без Русия язучылар берлеге идарәсенең секретариатында үзебезнең рәис итеп тәкъдим итәчәк намзәтләрне килештерергә тиеш дип язылган иде. Ә яңартылган документта — без рәисне үзебез сайлыйбыз, ә аннары гына Мәскәү аны раслый», — дигән Зәйдулла. Шул ук вакытта ул уставтагы кайбер пунктларны федераль берлек таләпләренә туры китерергә туры килгәнен дә таный. «Ике як та компромисска барды. Тик бездә күп нәрсә элеккечә кала: атрибутлар, башка төбәк һәм чит ил язучылар берлекләре белән әдәби хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, шулай ук эчке чаралар үткәрү хокукы. Финанс мәсьәләләре дә безнең кулда кала», — дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге бәйсезлеген быел октябрьдә югалтты. Корылтайда кушылу карары күпчелек белән кабул ителде. Өч кенә язучы каршы тавыш бирде, бер кеше тоткарланып калды.