Содержимое
❗️Мөселман адвокаты Марат Ашимовка ике ел мәҗбүри эш хөкеме чыкты Саранскидагы мәхкәмә аңа шулай ук хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә тотып калуны да билгеләде. Моннан тыш, Ашимовка ике ел дәвамында адвокатлык белән шөгыльләнү тыелды. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Яклау ягы бу хөкем карары белән ризалашмый һәм тулы аклануга кадәр аны шикаять итәргә җыена. Адвокат Руслан Нәгыев язганча, Ашимов эше нигезендә мәхкәмәдә бер зат тыңланган һәм нәкъ менә аның сөйләгәннәре төп дәлил итеп алынган. Әлеге кеше аеруча зур күләмдә акча белән хәрәмләшү өчен хөкем ителгән (финанс пирамидасы төзеп, халыктан дистәләрчә миллион сум җыйган). Нәгыев сүзләренчә, аның сөйләгәннәрендә күп каршылыклар булган. "Мәсәлән, ул озак вакыт төрмә хастаханәсендә яттым диде. Бу эпизод эштә төп роль уйный, шуңа күрә без аның сүзләрен тикшерергә булдык һәм тиешле мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттек. Хастаханә җитәкчесе безгә мондый кешенең аларда беркайчан да булмавын әйтте. Әлеге җавап мәхкәмәдә тикшерелде һәм эш материалларына теркәлде. "Моны мин адвокат Марат Ашимовка карата ачылган җинаять эшенең кемнең сүзенә корылганын аңлау өчен язам", — диде Нәгыев. Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 2024 елның мартында тоткарланды. Башта өй сагында тотылды, аннары тикшерү изоляторына җибәрелде. Аннары СИЗО белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләнде. 👉Җинаять эшенең асылы нидән гыйбәрәт? Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.