Содержимое
🚀 Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков Җиргә кайтты: экипаж 245 тәүлек орбитада булды "Союз МС-27" корабының җиргә төшү җиһазы Казакстан даласын килеп төште. Аның бортында тумышы белән Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән булган галәм очучысы Сергей Рыжиков, аның хезмәттәшләре Алексей Зубрицкий һәм Джонни Ким бар иде. Бу хакта "Роскосмос" хәбәр итә. Экипажның эше 245 тәүлек дәвам иткән. "Союз-2.1а" ракеты кораб белән бергә Бойконур галәм аланыннан 8 апрельдә очып китте. Өч сәгатьтән ул "Союз МС-27" Халыкара галәм станциясенә тоташты. Русияләр анда 42 фәнни тәҗрибә үткәргән. Кораб командиры Рыжиковныд бу галәмгә өченче очышы. Ул орбитада барлыгы 358 тәүлек үткәргән. Аның хезмәттәшләре Зубрицкий һәм Ким галәмгә беренче тапкыр очты. Миссия барышында космонавтлар Рыжиков һәм Зубрицкий ике тапкыр ачык галәмгә чыкты — 16 һәм 28 октябрьдә. Алар Халыкара галәм станциясе өслегенә "Экран-М" фәнни тәҗрибә җиһазы һәм "Наука" модуленә плазма инжекторы урнаштырды. Август аенда Рыжиков Халыкара галәм станциясе командиры булды. JAXA астронавты Такуя Ониши аңа станциянең символик ачкычын тапшырды. Рыжиков очыш програмы үтәлеше өчен җаваплы, ул Русия һәм Америка сегментларындагы экипаж белән идарә итә, шулай ук станциядә штаттан тыш хәл килеп туганда Королев һәм Хьюстондагы очышлар белән идарә итү үзәкләренә хәбәр итәргә тиеш.