TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29651

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры465Количество просмотров
Опубликован9 дек.09.12.2025, 10:00
Содержимое поста

Содержимое

🇺🇸 АКШтан русияләрнең тагын бер төркемен депортацияләделәр, Мәскәү һава аланында аларның кайберләренә повесткалар тапшырылган АКШтан русияләрнең тагын бер төркеме (аларның төгәл саны билгеле түгел) депортацияләнгән. Алар рейсы бүген Мәскәүнең "Домодедово" һава аланына төшкән, дип хәбәр итә "Агентство" "Russian America for Democracy in Russia" оешмасы президенты Дмитрий Валуевка сылтанып. Хокук яклаучы сүзләренчә, җиргә төшкәч, кайбер русияләргә хәрби комиссариатка чакыру тапшырганнар. Кемне дә булса тоткарлау турында хәбәрләр юк. Валуев чакыру кәгазьләре, мөгаен, хәрби исәпкә басу яки хәрби комиссариатларга килү таләпләре белән бәйледер, дип фаразлый. 2025 елда АКШтан русияләрне өченче тапкыр шулай күпләп депортациялиләр. Валуев сүзләренчә, алар арасында сыену бирелмәгән кешеләр, шул исәптән Русия оппозициячылары да бар. Дональд Трамп администрациясе хакимияткә килгәннән соң, АКШтан канунсыз яшәгән мигрантларны һәм сыену урыны сорап, ләкин гаризалары канәгатьләндерелмәгән кешеләрне илдән чыгару темплары артты. Бу Русия ватандашлары да кагыла. Сентябрь аенда Русия оппозициячылары Владимир Кара-Мурза, Юлия Навальная һәм Илья Яшин Канада премьер-министры Марк Карнига мөрәҗәгать иттеләр. Алар АКШтан депортация куркынычы янаган оппозиция яклы Русия ватандашларын кабул итүне сорады.