Содержимое
Британия хакимияте Русиягә карата чикләүләр исемлеген яңартты Санкцияләргә исемлегенә хакимият яклы фәлсәфәче Александр Дугин һәм ул булдырган Геосәяси экспертизалар үзәге кертелде. Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләүне яклап чыгышлар ясый. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар. Узган ел Дугин фашизм, сепаратизм һәм милләтчелек белән көрәшергә чакырды. "Чын милләтчелек, фашизм һәм сепаратизмны эзлекле рәвештә тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки бу әйберләр бар. Ул куркыныч тудыра, без аның белән көрәшергә тиеш", диде ул. Шулай ук Британия чикләүләре исемлегенә Украинадагы сугышны яклаучы Русия саклану министрлыгына якын «Рыбарь» һәм аның җитәкчесе Михаил Звинчук телеграм каналы өстәлде. Британия хакимияте фикеренчә, Дугин һәм «Рыбарь» авторлары Украинадагы хәлләрне какшатуда катнаша, илнең суверенитетына куркыныч тудыру сәясәтен яклый. Шулай ук санкцияләр Чит илдә яшәүче ватандашлар хокуклары яклау һәм теләктәшлек белдерү фонды, Кремль яклы «Golos» вә Euromore медиапроектларына салынды. @azatliqradiosi