Содержимое
Хәерле иртз, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Доналд Трамп Украинага үзенең тынычлык планы нигезендә карарны 25 декабрьгә - Раштуага кадәр кабул итүне сораган, дип яза Financial Times. 🔹Финляндия президенты Александр Стубб Украинага кагылышлы тынычлык килешүе тиздән имзаланырга мөмкин диде. 🔹Әлеге вакытта Мәскәүгә дроннар оча. Шәһәр мэры Сергей Собянин дүртенче дронны бәреп төшерү турында хәбәр итте. 🔹Сызрань нефть эшкәртү заводы 5 декабрьдә булган Украина дроннары һөҗүменнән соң эшен туктаткан, дип хәбәр итә Reuters чыганакларга сылтама белән. Төзекләндерү эшләре якынча бер ай дәвам итәчәк диләр. 🔹Time басмасы Леонардо Ди Каприоны ел артисты дип атады. 🔹Австралия яшүсмерләргә социаль челтәрләрне куллануны тыйды. Reuters хәбәренчә, бүгеннән гамәлгә кергән яңа таләпкә ярашлы, TikTok, YouTube, Instagram һәм Facebook кебек иң зур ун платформа 16 яшьтән кече балаларның аккаунтларын блокларга тиеш. Канунны бозган компанияләргә 49,5 миллион Австралия долларына кадәр (якынча 33 млн АКШ доллары) штраф яный.