Содержимое
💰 Башкортстан "Башнефть" хиссәләрен сата, ләкин аларны кире сатып алу алу хокукын саклап калмакчы Башкортстан Хөкүмәте сатуга чыгарырга планлаштырылган "Башнефть" хиссәләрен кире сатып алу мөмкинлеген калдырачак. Бу хакта республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына сылтанып, "Интерфакс" яза. Министрлык мәгълүматларына караганда, өлешчә хосусыйлаштыру турындагы карар инвестицияләр җәлеп итү һәм нефтькә бәяләр төшүгә, шулай ук нефть чыгаруның үзкыйммәте артуына китергән АКШ һәм Европа Берлеге санкцияләре шартларында нефть тармагында тотрыклылыкны саклау зарурлыгы белән бәйле. Шул ук вакытта, хиссәләрнең бер өлешен сату ширкәтнең җитештерү процессларына һәм финанс күрсәткечләренә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел диләр. Республика үзенә караган өлешнең дүрттән беренә кадәр — ягъни 11,3 миллион сумлык хиссәләрен (бу "Башнефть" капиталының 6,4% тәшкил итә) сатарга ниятли. Бу үзгәрешләр җир һәм милек министрлыгы тарафыннан дәүләт милкен хосусыйлаштыруның 2024–2026 еллар планына инде кертелгән. Хиссәләрне базар бәясе белән сатачаклар, ләкин Башкортстан нефть чыгару тармагындагы хәлләр тотрыкланганнан соң, аларны кире сатып алу мөмкинлеген алдан ук карый. Хәзерге вакытта Башкортстанга 25% плюс бер хиссәгә (44,4 миллион кәгазь) ия. Әйләнештә ширкәтнең барлыгы 177,6 миллион хиссәсе бар. Хиссәләрнең иң зур өлешен (57,7%) "Роснефть" тота . Республика икенче иң зур акционер булып тора. Сентябрьдә "Башнефть"тә баш мөдире алышынды, әлеге вазифага "Роснефть"нең нефть-газ һәм шельф бизнесын үстерүдә беренче вице-президенты, 56 яшьлек Тимофей Стрельцов килде.