Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген төнлә Мәскәүгә украин дроннары һөҗүм итте. Барлык һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатты. Шәһәр мэры Сергей Собянин 32 дронның бәреп төшерелүен белдерде. 🔸Мәскәүдә һава аланнары ябык булу сәбәпле, Уфа халыкара һава аланында да кайбер очкычлар җибәрелми һәм кабул ителми дип хәбәр итә аэропортның матбугат үзәге. 🔸Татарстанда 01:44 сәгатьтән дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнарының ябылуы турында әйтелми. 🔸Украина солых планына бәйле АКШка үзенең җавабын тапшырган. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, «Суспільне» хәбәр итә. Киләчәктә Украина иминлеген тәэмин итү турында сөйләшү өчен бүген Теләк белдерүчеләр коалициясе очрашуы узачак. 🔸Исландия Израилнең бәйгедә катнашуы сәбәпле Евровидение-2026га бойкот игълан итте. Элегрәк Испания, Ирландия, Словения һәм Нидерланд та шундый карар кабул иткән иде. @azatliqradiosi