Содержимое
Украинадагы сугышта 155 меңнән артык русияләнең һәлак булуы расланган Абсолют саннар белән иң күп һәлак булучылар Башкортстан һәм Татарстаннан. Журналистлар Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан бирле һәлак булган 155 368 хәрбинең исемнәрен ачыклаган. Югалтуларны Би-би-синың Урыс хезмәте һәм Медиазона волонтёрлар белән бергә саный. Һәлак булучыларның өчтән бере — сугыш башланганнан соң Русия армиясе белән контракт төзегән ихтыярилар. Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бер ел элек бу төркемгә барлык югалтуларның нибары 15%ы туры килгән. Журналистлар моны ихтыяриларны хәзер сугышның иң авыр урыннарына — иң беренче чиратта Донецки өлкәсе юнәлешенә җибәрү белән аңлата. Һәлак булучыларның 13% — колонияләрдән һәм тикшерү изоляторларыннан фронтка җибәрелгәннәр, 11% — мобилизацияләнгәннәр. Тикшеренүчеләр исемлекләрне ачык чыганаклар нигезендә туплый: матбугаттагы хәбәрләр, җирле хакимият белдерүләре, туганнарның социаль челтәрләрдәге постлары һәм зиратлардан алынган мәгълүмат. Журналистлар бәяләвенчә, Русия ягыннан чын югалтулар 239 000 белән 345 260 кеше аралыгында булырга мөмкин. Мәскәү дә, Киев та Украинадагы сугыштагы югалтуларын ачып күрсәтми, бары тик каршы як югалтулары турында гына хәбәр итә. Сугышучы яклар гадәттә үз уңышларын арттырып, югалтуларын киметеп күрсәтергә омтыла. Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан булган үлемнәрне туплап бара. Бүгенге көндә безнең исемлектә Башкортстаннан 8 257, Татарстаннан 6 894 кеше бар. Чын саннар күпкә югары. Азатлык Радиосы, Idel.Реалии, Би-би-си һәм Медиазона тикшеренүе — һәлак булучылар санын исәпләүдә иң төп бәйсез чыганакларның берсе.