Содержимое
Рәсмиләр Сарытауга дрон һөҗүмендә ике кеше һәлак булын белдерде. Матбугат шартлаулар һәм янгын турында яза Сарытауда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте. «Коммерсант» мәгълүматларына караганда, күпкатлы торак йорттагы берничә фатир зыян күргән. Төбәк башлыгы әйтүенчә, һөҗүм вакытында балалар бакчасында һәм поликлиникада да берничә тәрәз ватылган. Элегрәк ASTRA Сарытау халкының шәһәрдә шартлаулар ишетелүе һәм аннан соң янгын чыгуы турында хәбәр итүен язган иде. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, узган төндә Сарытау өлкәсе күгендә 28 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Төнлә Росавиация Сарытау һәм Пенза һава аланнарына вакытлыча чикләүләр кертелүен хәбәр итте. Соңгы тапкыр шәһәргә һөҗү бер атна элек булган иде. 8 ноябрьдәге һөҗүмдә Украина кораллы көчләре Сарытаудагы нефть эшкәртү заводы зыян килде дип белдерде.